Конкурска тәкъдим ителгән 20 эшнең 16сы - Бөгелмә муниципаль районының «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең авыл мәдәният йорты проектлары. Конкурсны оештыручылар безнең катнашучыларның активлыгын ассызыкладылар. Клуб системасы хезмәткәрләре эшләрендә үзләренең мәдәни-ял эшчәнлегенең заманча модельләрен, халык белән эшләүнең инновацион рәвешләрен уңышлы тәкъдир иттеләр.
Җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде, 11 эш катнашучы сертификаты алды.
Конкурста катнашу Бөгелмә районы авыл мәдәният йортларының социаль мәдәни киңлек субъекты буларак югары дәрәҗәдә булуын, "Үзәкләштерелгән район клублар системасы " белгечләренең бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциалын тагын бер кат раслады.