Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстанда алиментлар түләтү буенча массакүләм рейдлар узачак

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Алиментларны түләттерү буенча масштаблы рейдлар «Суд приставлары – балаларга» мәгълүмати акциясе кысаларында узачак. Республика приставлары шулай ук балалар өчен гомуми белем бирү учреждениеләрендә Батырлык дәресләре һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үткәрәчәк.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан приставлары алиментлар түләттерү буенча рейдлар үткәрәчәк, дип хәбәр итте Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International