Бөгелмәдә балалар сәламәтләндерү лагерьларының әзерлеген тикшерделәр

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районында балаларны савыктыру лагерьлары кабул ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова һәм Бөгелмә районы мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда җитәкчелегендәге комиссия балалар һәм яшьләрнең ял итү учреждениеләре торышын тикшерде.

"Бөгелмә муниципаль районының балалар һәм яшьләр ялын оештыру" шәһәр программасын тормышка ашыру кысаларында, җәйге чорда балалар өчен 3 сәламәтләндерү лагере, 1 палаткалы лагерь, ә атап әйткәндә, «Сосновка» ДЗОЛ, «Салют» ДЗОЛ, «Яблочко» хезмәт һәм ял лагере, «Вертикаль» палаткалы лагере эшлиячәк. Барлык лагерьларда да сменаларны ачу күзәтчелек органнарының рөхсәт документларын бирү белән гамәлгә ашырыла.

2019 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыруга 3350 юллама бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган субсидия күләме 13 145,80 мең сум тәшкил итте. Ата-аналар (законлы вәкилләр) акчалары исәбеннән финанс чаралары күләме - 2 296,18 мең сум, хуҗалык итүче субъектлар акчалары (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш) хисабына - 695,30 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International