Бөгелмә егете Россия премьер-лигасында уйнаячак

2019 елның 31 мае, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров бөгелмәле, «Тамбов» клубы футболчысы Олег Чернышов белән очрашты. Рәсми булмаган шартларда спортчы акрын, әмма үз максатларына дөрес баруы турында сөйләде.

Олег 2 сыйныфта укыганда ук Бөгелмәнең 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнә башлый. Аның беренче тренеры - Николай Евдокимов. Соңрак тренер Шамил Бикмурзаевта тәрбияләнә һәм уйный. 16 яшендә Олег өлкән шәһәр командасына - "Нефтяник" ФК җәлеп ителә башлый. Анда тренерлар Сергей Горшенин һәм Виктор Колесов белән шөгыльләнә. Футболчының беренче һөнәри триумфы - «Рубин» клубы (Казан шәһәре). Спорт карьерасы вакытында бөгелмәле Түбән Каманың «Нефтехимик»ында, «Уфа», Рязаньның «Звезда» футбол клубында, Подольскның «Витязе» клубында уйный. Барлык командалар да II профессиональ Лигада катнашалар.

Соңгы 5 елда Олег Чернышов «Тамбов» ФК футбол командасы уенчысы.

Хәзер «Зенит», «ЦСКА», «Краснодар», «Спартак», «Локомотив» һәм башка клубларга каршы үз көчләрен сынап карарга әзерләнә.

Очрашу ахырында спортчы район башлыгына исемле футболканы бүләк итте. Линар Закиров, үз чиратында, Олег Чернышовка футбол үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хаты һәм татар милли атрибуты - түбәтәй һәм сувенир тапшырды.

«Мин сиңа зур уңышлар телим. Сине якты киләчәк көтә дип ышанам. Туган Бөгелмәдә һәрвакыт көтеп калабыз», - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International