Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөгелмә яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиеш»

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Бөгелмә районында Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында "Бердәм Россия" көне узды. Республика парламенты башлыгы кайбер федераль партия проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты, район активы, яшьләр үзәген реновацияләү, шәһәрне төзекләндерү буенча идеяләр һәм проектлар турында фикер алышты, шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"республика хәйрия акциясенә старт бирде.

Партия проектлары кысаларында Бөгелмәдә бу көнне Казаннан махсус килгән республика медицина учреждениеләре табиблары халыкны кабул итте. Район халкы "Бердәм Россия" көне кысаларында үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашты.

Көн азагында район активы белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International