"Сабыйга" акциясе тәмамланды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Сабыйга" акциясе тәмамланды. Хәйрия акциясенең максатчан аудиториясе -  өч яшькә кадәрге ата-ана каравыннан мәхрүм калган кечкенә балалар. Бу сабыйлар ел дәвамында Бөгелмә балалар хастаханәсендә тернәкләндерү курсы уза.

Балалар өчен кием-салым, шәхси гигиена чаралары, туклану, уенчыклар һәм лазер принтер сатып алынды һәм тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International