Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясадылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бөгелмә мэриясендә идарә һәм ведомство җитәкчеләре катнашында традицион «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында узган атнага йомгак ясалды һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Төп доклад белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр шәһәр һәм районда территорияне санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелде.

Шәһәр, район халкы, предприятие, учреждение һәм барлык милек формасындагы оешмалар катнашында барлыгы 7 өмә оештырылган һәм үткәрелгән.

Өмәләрдә барлыгы 68 501 кеше катнашты, 111 берәмлек техника җәлеп ителде, каты көнкүреш калдыклары полигонына 14 800 кубометр чүп чыгарылды. Административ-техник инспекция бүлеге тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыкларын санкциясез урнаштыру очракларын ачыклау һәм булдырмау эше оештырылды. 63 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, аларның 61се бетерелгән.  Чүплекләрне бетерү авыл җирлекләре башлыклары, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан бюджеттан тыш чыганаклар хисабына оештырылган. Татарстан Республикасының бердәм экологик картасында ачыкланган һәм бетерелгән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында белешмәләр алырга була.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә 2018 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Башкарма комитетның вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан 3.6 ст. буенча административ хокук бозулар турында гомуми суммасы 61 000 мең сумга тиң 33 беркетмә төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International