Ураза бәйрәме белән котлады

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмәт итүнең никадәр олы дәрәҗә икәнлеген раслап Җир шарының барлык почмакларында гает тәкбирләре һәм тәхмидләре яңгырыячак, ди Татарстан мөфтие. Котлау тексты Диния нәзарәте сайтында чыкты.

"Раббыбыз кушкан иң олы фарызларның берсен – уразаны тиешенчә үтәдек һәм, күңелне шушы мөкатдәс айның рухы белән мөлдерәмә тутырып, без Аңа рәхмәтләребезне җиткерү өчен мәчеткә җыелып гает намазын укыдык дигән куанычлы хәбәр һәр тарафка таралачак", диелә котлау текстында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International