3 июньдә Бөгелмә - Нарьян-Марның беренче даими рейсын башкаручы самолет округ башкаласы аэропортына төште. Әлеге рейслар дүшәмбе көннәрендә башкарылачак. "Бөгелмә" аэропорты расписаниесе буенча, Татарстаннан борт 14.10 сәгатьтә очты. Юл вакыты 2 сәгать 20 минут. Кире рейс Нарьян-Марадан 17.30 сәгатьтә очты.
Бөгелмә аэропорты Мәскәүдән, Нижневартовск, Сургут, Усинск, Ноябрьск һәм Яңа Уренгойдан рейслар кабул итә һәм җибәрә. Бөгелмәдән тыш, Нарьян-Марадан Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Пермь, Чиләбе, Уфа, Екатеринбург, Архангельск һәм Сыктывкарга турыдан-туры рейслар белән барып җитәргә мөмкин.