Бөгелмә егете Андрей Алексеев - киокусинкай буенча Россия Кубогы иясе

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

1-2 июньдә Мәскәүнең көрәш сәнгате үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары һәм ветераннар арасында Киокусинкай Россия ассоциациясе Кубогы ярышлары узды.

Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә киокусинкай федерациясе бүлеге җитәкчесе, профессиональ тренер һәм гамәлдәге спортчы Андрей Алексеев ветераннар арасында 70 кг. кадәр авырлык категориясендә Россия Кубогы җиңүчесе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International