"Коррупциягә каршы бергәләп!": бөгелмәлеләрне конкурста катнашырга чакыралар

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елда Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы "Коррупциягә каршы бергәләп!" темасы буенча Халыкара яшьләр конкурсы оештыручысы булып чыга.

Әрмәнстаннан, Беларусьтан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Россиядән һәм Таҗикстаннан 14тән алып 35 яшькә кадәр булган бәйге тотучыларга “Коррупциягә каршы бергәләп!” темасына плакатлар һәм видеороликлар форматында ришвәтчелеккә каршы социаль реклама әзерләү тәкъдим ителә.

Конкурс эшләрендә җәмгыятьтәге тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә һәм барча дәрәҗәләрдә ришвәтчелеккә каршы дәүләт көрәшенең заманча дәүләт механизмнары, шулай ук әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте чагылыш табар дип көтелә.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын ришвәтчелеккә каршы Халыкара көрәш көненә туры китереп (9 декабрь) билгеләү күздә тотыла.

Эшләрне кабул итү 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында www.anticorruption.life  тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International