29 июньдә В. Ленин урамындагы балалар паркында Яшьләр көненә багышланган төп шәһәр чарасы узачак.
17.00 сәгатьтә «Summer time» балалар программасы һәм буяулар фестивале старт ала. 18.00 сәгатьтәҗырчы Рамил Габитов һәм «Миллениум күпере»төркеме катнашында программа башланачак.
Казан шәһәренең «Роли» кавер-төркеме чыгышы 19.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кичәсе кичке сәгать 20.00 дә дискотека белән тәмамланачак.
Шулай ук бу көнне көндезге сәгать 10нан Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында стритбол буенча традицион ярышлар узачак.
Яшьләр көнен бергәләп билгеләп үтәргә чакырабыз!