Бөгелмәнең "Дельфин" балалар бакчасы - Россиянең иң яхшы балалар бакчалары арасында

2019 елның 23 августы, җомга

35-нче номерлы "Дельфин" балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары 2019» Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. Учреждение җитәкчесе - Розалия Кәримова.

Билгеләп үтик, " Россиянең иң яхшы балалар бакчалары-2019» конкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны карауны һәм күзәтүне гамәлгә ашыручы 500 иң яхшы оешманы-балалар бакчаларын һәм башка учреждениеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Катнашу өчен эшчәнлек алып бару өчен дәүләт лицензиясе булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары чакырыла.

Чара 2019 елның 21 февраленнән 23 маена кадәр ачык күргәзмә форматында узды. Конкурс мәгариф системасының федераль эксперт советы тарафыннан күп компонентлы комплекслы анализ нигезендә һәм мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең гомуми концепциясе нигезендә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын тикшерүнең халыкара тәҗрибәсен һәм практикасын исәпкә алып үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International