11 сентябрьдә Россиядә аеклык көнен билгеләп үттеләр, һәм Бөгелмә бу датадан читтә калмады. «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәният үзәге «Бөгелмә медицина училищесы» ДАҺБУнең III курс студентлары өчен «Хыялга барыргавакыт» дип исемләнгән дәрес – тренинг үткәрде.
Чараны оештыручылар үз хыялларына юл тотудагы берничә серне ачтылар, һәм шуларның берсе-сәламәт яшәү рәвеше. Нәкъ менә сәламәтлек барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.
Тамашачыларга «Общее дело» - «Незримый враг» иҗтимагый оешмасының документаль фильмы күрсәтелде. Балаларының кайсы дөньяда үсәчәген нәкъ менә бүгенге студентлар хәл итә, нәкъ менә алар киләчәк тенденциясен һәм модасын, спорт – ул сәламәтлек, уңыш һәм перспектива дигән моданы таләп итә.