15 ноябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында “Югары мәктәп укытучылары лигасы” төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Югары мәктәпнең алтын исемнәре” милли конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйгедә «КНИТУ» Бөгелмә филиалы вәкилләре Гүзәл Рәхимова һәм Станислав Недобежкин җиңүче булдылар.
Тантаналы чара Россия Федерациясе ВУЗның иң яхшы укытучыларының исемнәрен үз эченә алган бүләкләү комплектларын һәм Почет китапларын бирү белән тәмамланды, аларда хәзер бөгелмәлеләрнең исемнәре дә бар.