Татарстанда хокук мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары көне.

2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия»се эшләячәк. Гражданнарга консультацияләр бирәчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре; Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре; «ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» КБП; Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ФКУ; Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге.

"Кайнар линия» нең эш вакыты: 2019 елның 9 декабре, 09.00 – 17.00

"Кайнар линия" телефоннары»:

(843) 236-00-71 – "кайнар линия"нең төп телефоны;

Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International