17 февраль - Россия студентлар отрядлары көне. Бу вакыйга кысаларында Казанда «Сүз белән түгел, эш белән» дигән V хезмәт итүче яшьләр форумы үткәрелде. Анда төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча студентлар отрядларының иң яхшы вәкилләре, төрле буын хәрәкәтләре командирлары, комиссарлары һәм ветераннары катнашты.
Форум кысаларында «Елның студентлар хезмәт отряды - 2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы үткәрелде. «2019 елгы СТОны үстерү буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә (ТР яшьләр эшләре буенча бүлекләр һәм идарәләр арасында) - Бөгелмә муниципаль районыннан Константин Круглов җиңде.