Яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре планнарына үзгәрешләр кертте. Кырларда эшләрне туктатып торырга туры килде. Әмма, табигатьнең капризына карамастан, чәчү эшләре дәвам итә.
6,452 мең га мәйданда уҗым культураларын азотлы ашламалар белән тукландыру төгәлләнде. Күпьеллык үләннәр - 11,5 мең га (100%) мәйданда.
Тулы көчкә дым ябыла. Күпьеллык үләннәр 11,5 мең га (100%) мәйданда чәчелгән, уҗым культуралары - 6,452 мең га (100%), 22,5 мең га (65%) мәйданда пара һәм туң җирләр.
Бүгенге көнгә 3289 га сабан, техник һәм азык культуралары чәчелгән: борчак 1211 га, солы 750 га, арпа 917,4 га, көнбагыш 30 га, берьеллык үләннәр, 200 га азык катнашмалары, 181 га күпьеллык үләннәр.
Яңгырлы һава торышы кыр эшләрен киң җәелдерергә мөмкинлек бирми. Район буенча тәүлеклек потенциал - 3700 га. Уңайлы шартларда чәчү 12 көн эчендә төгәлләнергә мөмкин.