Бөгелмәдә «Стоп-контроль" профилактик рейды үткәрелде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, «Стоп-контроль» профилактик рейды үткәрделәр. Төп максат машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның белешмәләре һәм «бер тапкыр йөрү» хокукын бирү чараларын тикшерү иде. Чарада, полиция хезмәткәрләре белән бергә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Илдар Шакиров та катнашты.

14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Энгельс урамында полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тоталь рәвештә тикшерделәр. Ике сәгать эчендә полицейскийлар 7 хокук бозу очрагын ачыклый. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу) беркетмәләр төзелде.

Бүлек башлыгы, үз чиратында, гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде, аларны үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга һәм билгеләнгән режимны үтәргә чакырды.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 100дән артык транспорт чарасы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International