«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 1 майда Бөгелмә һәм районда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр.
Төньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнчыгыш 5-10га күчә, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы+ 3.. +6˚, көндез максималь температура +10.. +13˚.