Линар Закиров бөгелмәлеләрне май бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә чакырды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Май бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә һәм район халкына мөрәҗәгать итте:

«Россия Президенты Владимир Путин 1 майдан 11 майга кадәр вакытны эш көннәре түгел дип игълан итте. Шул ук вакытта ул югары әзерлек режимын саклап калырга һәм инфекциягә карата сакчыллыкны киметмәскә чакырды.

Барыбызның да табигать кочагында буласы, дуслар белән шашлык әзерлисе, паркта йөрисе килә. Әмма болар безнең барлык тырышлыгыбызны, салынган барлык хезмәтләребезне юкка чыгарачак дигән сүз.  Моңа юл куярга ярамый. Алда торган бәйрәмнәрне дә, бүгенге көндә булган барлык таләпләрне төгәл үтәп, үткәрергә кирәк.

Аңлашыла, дача сезоны башлана. Май бәйрәмнәренә, гадәттәгечә, башка төбәкләрдән бик күп якташларыбыз килә. Зур шәһәрләрдә хезмәт куючыларның вахта сменасы тәмамлана. Бүгенге вәзгыятьтә болар барысы да шәһәр һәм районда эпидемия вәзгыяте өчен җитди куркыныч тудыра.

Авыруның пик ноктасы узуы турында сөйләргә иртә әле. Сезнең белән бергә без күп эш башкардык, күп нәрсәгә түздек. Хәзер дә коронавируска каршы көрәштә өзеклкккә юл куярга ярамый. Алда торган май көннәре биредә хәлиткеч роль уйнаячак.

Мин барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән котлыйм һәм элеккечә үк үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакырам. Әгәр хәл уңайга таба булса, без сабырлык һәм үз-үзебезне тәртиптә тотсак, бер-беребезне тыңласак һәм ишетсәк – бу очракта без гадәти тормышка бик тиз әйләнеп кайтачакбыз.

Аңлавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International