Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Бөгелмә районына килде

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аны муниципаль район башлыгы Линар Закиров озатып йөрде.

Иң элек Наратлы авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре белән очрашу оештырылды.

Бөгелмә районында чәчүлек мәйданнарының гомуми мәйданы 53 846 гектар тәшкил итә. Көзге культураларны тукландыру төгәлләнде, хәзер яфраклардан тукландыруга керештеләр. Күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны, пар һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау үткәрелде. Чәчү эшләре темпларына килгәндә, бүгенге көндә 12 мең гектардан артык чәчелгән, бу – планның 33 проценты. Тәүлегенә 3 000 гектар мәйданда эшләү нияте белән, иртә сабан культураларын чәчүне 18 майга төгәлләү планлаштырыла.

Министр район хуҗалыкларында чәчү эшләрен уздыруга яхшы бәя бирде:

– Аграрийларның кәефе яхшы. Чәчү эшләре барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә диярлек башланды. Ашлама, орлык һәм техника бар, барлык субсидияләр хуҗалыкларга җиткерелгән. Районда яңгырлар явып узды, туфракта дым җитәрлек. Тулаем алганда, Бөгелмә муниципаль районы буенча эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган.

Наратлы авыл җирлегендә М. Җәббаров “Северная Нива Татарстан”  ҖЧҖ сөт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Агрохолдингның генераль директоры Штефан Дюрр гамәлгә ашырыла торган проект турында сөйләде. Бу – 3 550 баш савым сыеры һәм 5 100 баш яшь терлек асрауга ниятләп, төзергә планлаштырылган өч сөт комплексы.

3500 метр озынлыктагы асфальт түшәлгән керү юллары, 2,5 километр озынлыктагы электр тапшыру линияләре төзелде инде. Яшь терлек үстерү мәйданының – 90, сөт саву блогының фундаменты – 50, комплекс территориясендәге юлларның 20 проценты бетон белән түшәлгән. 4 артезиан скважинасын бораулау өчен проект башкарылган. 200 гектар мәйданда 806 баш тана тоту өчен вакытлыча мәйданчык урнаштырдылар, анда ашату, җылы су эчерү һәм җилдән ышыклау-саклау оештырылган. Ел ахырына кадәр 792 баш бозау туу көтелә.

Моннан тыш, инвестор тарафыннан тупас һәм сусыл азык җитештерү өчен мәйданнарның күп өлешенә азык культуралары чәчелгән. Машина-трактор паркы шактый яңартылды – 83 төр чит ил авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.

Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров «ВИВИД» эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Предприятие рафинадлаштырылмаган май һәм аларның фракцияләрен җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә чималны эшкәртү күләме тәүлегенә 220 тонна тәшкил итә, әзер продукция – тәүлегенә 86 тонна.

Заводта 58 кеше көч куя, алар Чехия Республикасының “Farmet” җиһазларында эшли. Чимал белән төп тәэмин итүчеләр – Татарстан һәм Башкортстан, Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре. Әзер продукцияне “Магнит”, “Пятерочка” һәм “Изобилие” сәүдә челтәрләре киштәләрендә табарга мөмкин.  – Бу шактый зур предприятие, планнары да зурдан. Хәзерге вакытта предприятие җитәкчелеге белән берлектә, экспортка җитештерүне киңәйтү буенча эшне өйрәнәбез. Май җитештерү буенча яңа линия төзелеше планлаштырылган, бу исә җитештерүчәнлекне тәүлегенә 500 тоннага кадәр арттыруны күздә тота, – дип нәтиҗә ясады Марат Җәббаров очрашу вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International