Бөек Ватан сугышында катнашучы 95 яшен билгеләп үтте

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан бөгелмәле Валентина Николаевна Янчук  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм юбилярга туганнары аша “Җиңүнең 75 еллыгы” медале, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләкләр, “Сезгә, кадерлеләребез!” дип аталган акция уңаеннан күчтәнәчләр тупланмасы, шулай ук шәһәр эшмәкәреннән дә бәйрәм күчтәнәче тапшырылды.

Валентина Николаевна Бөгелмәдә туып үскән. 1943 елның 9 гыйнварында үз теләге белән фронтка китә. Зенитчылар курсын тәмамлагач, 240нчы артиллерия дивизионына, 63нче армиягә җибәрелә, Мәскәүдән алып Кенигсбергка кадәр сугышчан юл үтә.

Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән   батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның августында гамәлдәге армия сафларыннан демобилизацияләнә.

Өйгә кайткач, Бөгелмәдә озак еллар локомотив депосында лаборант булып эшли. Кызы, 2 оныгы, 2 оныкчыгы һәм оныгының 1 баласы бар.

Валентина Николаевнаны 95 яшьлек юбилее һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйбыз.

Без Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан һәр якташыбыз алдында баш иябез, без җиңүне тылда батырларча хезмәтләре белән якынайткан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер сезгә, кадерле ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International