Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын тантаналы чаралар белән билгеләп үтеп булмый.
Алар барысы да соңракка – уңайлы вакытка күчерелгән. Әмма бәйрәм шулай да булачак. Күпчелек чараларны онлайн режимда үткәрәчәкләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә багышланган «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе быел виртуаль йөреш рәвешендә узачак. Катнашучылар мәгълүмат белән форманы тутырырга һәм ветеран туганының фотосын һәм «Үлемсез полк» сайтында яки проектның социаль челтәрләрендә үз фотоларын беркетергә тиеш. Аннары базадан сугыш ветераны һәм аның туганы фотосурәтләреннән видеосафлар формалаша. Оештыручылар аныклап узганча, портретлар алфавит тәртибендә түгел, ә полк базасындагы мәгълүматлар буенча күрсәтеләчәк. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үзенең бабасының тарихы белән уртаклашты инде.
Бөгелмәлеләрне Җиңү бәйрәме белән котларга киңрәк җәлеп итү максатыннан, социаль челтәрләрдә «Җиңү варислары» дип исемләнгән флешмоблар тормышка ашырыла.
Шулай ук Бөгелмәдә «Җиңү тәрәзәләре» проекты тормышка ашырыла. Шәһәрдәшләрнең дистәләгән тәрәзәләре Җиңү көне символикасы һәм рәхмәт сүзләре белән бизәлгән.
Бүгенге көннән ветераннар яшәү урыны буенча шәхси котлаулар ала. "Фронт бригадалары" – артистлар коллективлары -ветераннарыбызны җырлар, шигырьләр, биюләр белән хөрмәтлиләр.
Хәрби комиссариатта Хәтер стенасының мәгълүмати-пропаганда акциясе старт алды, анда Бөек Ватан сугышы геройларының, катнашучыларының фотосурәтләре урнаштырылган. Хәтер стенасы комиссариат территориясендә булдырылды.
9 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы 352нче укчы дивизия стеласына, Геройлар Аллеясында Мәңгелек дан мемориалына чәчәкләр салачак.
Бәйрәм хөрмәтенә Татарстанда ике сәгатьлек телевизион концерт әзерләнә. Чыгышны турыдан-туры карарга ярамый, чөнки республикада Үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвам итә. Әмма концертны 9 Май иртәсендә һәм кичен Татарстан телеканаллары аша трансляцияләргә планлаштыралар.
19.00 сәгатьтә Төп теле-һәм радиоканал эфирлары "Бер минут тынлык"та калачак. Бөгелмәдә Җиңү Көнендә салют булмаячак.