Линар Закиров Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Антонович Милинчукны видеоэлемтә ярдәмендә якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Шул ук вакытта ветеранга туганнары аша бүләкләр дә тапшырдылар.

Шул ук вакытта ветеранга туганы аша бүләкләр тапшырылды. 

– Виталий Антонович, сезгә сәламәтлек, ныклык һәм көч телим! Сезнең һәм җиңүчеләрнең барлык буыны алдында ихлас соклану һәм хөрмәтемне белдерәсем килә! - диде Линар Закиров.

Виталий Антонович 1925 елның 28 мартында Молдавия ССРның Лобазия авылында туа. Ул гаиләдә бердәнбер бала була, әтисез үсә. Бөек Ватан  сугышында рядовой була.
Виталий Антонович – сугышка малай чагында ук барып эләгүчеләрнең берсе. 18 яшьлек егет беренче сугыш чирканчыгын Венгриядә 1944 елда ала.. Дунайны кичкәндә исән-имин кала, ә менә Будапештны азат итү өчен барган сугышларның берсендә контузия ала. Вена операциясендә Милинчук бронебойщик булып хезмәт иткән III Украина гаскәрләре һәм II Украина фронты көчләренең бер өлеше катнаша. Госпитальдә ул нибары 5 көн ята.
Аннан соң Виталий Антонович чик буе гаскәрләренә эләгә һәм чик сакчысы була. 1944 елның августыннан 1945 елның маена кадәр III Украина фронтында 924нче укчы полк шоферы була. Виталий Антонович җиңүне Австрия Альпларында каршы ала, тик әле тиз генә өенә кайтып еитә алмый, чөнки сугыш тәмамланганнан соң эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрен Эчке гаскәрләргә күчерү турында боерык чыга. 1950 елга кадәр кече сержант Милинчук Катрпат артында бандерачыларга каршы сугыша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Венаны алган өчен», «Будапештны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International