Бөгелмәнең хәрби комиссариаты «Хәтер дивары» бөтенроссия акциясенә кушылды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Хәрби комиссариат территориясендә тантаналы шартларда һәм саклык чараларын үтәп, сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары урнаштырылган символик стена төзелде. Әле узган ел ук Бөгелмә хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары һәм якыннары турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Бөгелмә муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Хәтер дивары” мәгълүмати-пропаганда акциясе старт алды. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү максатында оештырылды. 

Чара барышында ветеран Галимҗан Гаптрахман улы Нугәйбәковның кызына "Батырлык өчен" әтисенең югалган медален тапшырдылар. Медаль профсоюз комитеты һәм БМЗ хезмәткәрләре тарафыннан табылган.

Акциядә катнашучылар Бөек Җиңү бәйрәменә килү мөмкинлегенә шат, чөнки массакүләм чараларны чикләү бабаларыбызның бөек батырлыгын хөрмәт итүдә комачаулык итәргә тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International