Бөгелмәдә битлек режимын катгый контрольдә тоту эшли башлады

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре “битлек” режимының үтәлешен тикшерә башлады. Полицейскийлар сәүдә объектларына, балалар бакчаларына, даруханәләргә, саклану чараларыннан башка керүче кешеләрне туктата. Тәртип сакчылары шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче хакимият органнарына һәм оешмаларга керүче, җәмәгать транспортында һәм таксида йөрүче гражданнарны тикшерәләр. Моннан тыш, перчаткаларны файдаланырга кирәк.

Битлек режимын бозган өчен җавап тотарга туры киләчәк. Шәхси саклану чараларыннан башка  булган бөгелмәлеләргә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Полицейскийлар гражданнарның исенә төшерә: үзләрен һәм гаиләләрен саклау өчен битлекләрне куллану мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International