Бөгелмә районы оперштабы: атна йомгаклары

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бөгелмә районы оператив комиссиясе утырышында бер атнада коронавирус инфекциясен профилактикалау эшенә йомгаклар ясалды.

- Сәламәтлек саклау сводкалары буенча өй шартларында медицина контролендә булган гражданнар саны - 219 кеше. Коронавирус инфекциясе белән авыручы - 1 кеше. Авыру җиңел формада уза. Ул өендә изоляциядә - амбулатор дәвалау ала.

- 12 майдан гражданнар өчен СМС-хәбәрләр системасы гамәлдән чыгарылды, шулай ук эшкә барганда белешмә дә кирәкми. Әмма өйдән чыкканда маска, перчатка, респиратор мәҗбүри каралган. Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында, битлектән тыш, перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри.

"Шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары - бүгенге көндә бик мөһим. Бөгелмәдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвам итә һәм без аны катгый рәвештә 65 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм хроник авырулары булган затларга сакларга тәкъдим итәбез. Масклар, перчаткалар һәм социаль дистанция - якын арада безнең аерылгысыз атрибутлар", - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International