“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) олимпиадасында катнашырга чакырабыз

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бөгелмәлеләрне “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) олимпиадасында катнашырга чакырабыз.

Олимпиада ачык онлайн мәйданчыкларда 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала. Яшь чикләве юк – 6 яшьтән узган һәр кешегә катнашу мөмкинлеге бирелә. Мәҗбүри шарт – gto.ru сайтында теркәлү. Гариза бирү үрнәге @gto_kazan инстаграмының рәсми битендә куелган.

Программада идәнгә ятып, кулларга таянып, гәүдәне күтәрү, шундый ук күнегүне гимнастика эскәмиясенә таянып башкару һәм урындыкка таянып башкару  каралган һәм һәр очракта да теория өлешен узу кирәк булачак. Теория өлеше 20 сораудан тора, аңа җавап бирү өчен 20 минут вакыт бирелә. Сораулар олимпиадада катнаштыруны сорап гариза бирүчеләрнең электрон почталарына җибәрелә. Җиңүчеләрне, әлбәттә, бүләкләр көтә.

Олимпиада шартлары белән @gto_kazan инстаграмында таныша, кызыксындырган сорауларыгызны +7 (919) 624-59-93 телефоны аша олимпиаданы оештыручыларга яки  8(937)-297-09-55 телефонына шылтыратып, Бөгелмә муниципаль тестлаштыру үзәге белгече Гүзәл Суняевага бирә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International