Бөгелмә полициясе «маска-перчатка» режимын тикшерү буенча рейдларын дәвам итә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре чикләү чаралары бозучыларны ачыклау максатында, шәһәрнең барлык районнарында да рейд чаралары үткәрүне дәвам итә.

Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары нигезендә, хәзер гражданнар кибетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында шәхси яклау чараларыннан булырга тиеш. Югыйсә, хокук бозучыларны штрафлар көтә. Кисәтү белдерүләренә карамастан, Бөгелмә кибетләренең күбесендә битлекләре булмаган кешеләр йөри. 12 майда гына да Бөгелмәдә 63 административ беркетмә төзелгән, шуларның дүртесе - шәхси яклау чараларыннан башка гражданнар керүенә юл куйган эшмәкәрләргә.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Илдар Шакиров полиция начальнигы - полиция майоры Марат Дәүләтшин белән берлектә, шәһәр халкының яңа кагыйдәләрне үтәвен шәхсән тикшерде.

Урамнарны патрульләү барышында полиция хезмәткәрләре хокук бозуларны туктатып кына калмадылар, ә кешеләрнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән таләпләрне бозуга юл куймаулары турында кисәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International