14 майда көчле җил көтелә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

«ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 13майда кич белән һәм 14е төнлә Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с (Казан шәһәрендә - 18 м/с ка кадәр) көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Бөгелмәдә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә яңгыр, көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с тизлектә, төнлә - 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +3.. +6˚. Көндез һаваның максималь температурасы +13.. +17˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International