Бөгелмә районында торакка субсидия алучылар - яшь гаиләләр исемлеге төзелә

2020 елның 15 мае, җомга

Бөгелмә муниципаль районында яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ярдәм ике төрле юл белән тәкъдим ителә: түләүсез субсидия бирү яки киләчәктә түләп бетерү өчен процентсыз ярдәм.

«Бөгелмә муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә торак бәясенең 35 процентына кадәр түләүсез субсидия бирелә.

Программада катнашу өчен төп критерийлар: торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу (яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә куелу), түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты турында белешмә яки үз тупланмалары) һәм ир белән хатынның 35 яшьтән өлкән булмаулары. «Бөгелмә муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу һәм тәмамланып килүче торак йорттан алып, төзелешне тәмамлау мөмкин. Шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую шарты белән, банк белән килешү төзегәнче ипотека кредитын түләп бетерү дә мөмкин.

Яшь гаиләләргә торак бәясенең 60 процентына кадәр күләмен 15 елга  кадәр процентсыз  бирү каралган. Түләүне процентсыз кичектереп тору мөмкинлеген алу өчен төп критерийлар башка торак программаларыныкы  белән охшаш – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә куелу һәм түләү сәләте.

Бөгелмә районы республиканың торак яшьләр программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. Әйтик, узган ел, процентсыз кичектереп торудан файдаланып, безнең районның яшь гаиләсе икенчел базарда торак сатып алган, ә быел тагын бер гаилә бушлай субсидия алачак. Бөгелмә районында республика программаларын тормышка ашыру барышында 54 гаилә торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидияләр алган, ә процентсыз түләү 48 гаиләгә бирелгән.

“Бөгелмә муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” муниципаль программасын тормышка ашыруның гамәлдәге тәртибе нигезендә, 1 майдан 1 июньгә кадәр 2021 елда түләүсез субсидия алырга теләк белдерүче яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла. Программада катнашу өчен яшь гаиләләр тулырак мәгълүматны башкарма комитетның Бөгелмә шәһәре, Стрелочная урамы, 18 “б” йорты, “Миллениум” яшүсмерләр клубы бинасы адресында урнашкан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә алырга мөмкин.

Бөгелмә районының яшь гаиләләре өчен программада катнашу өчен кирәкле документлар һәм шартлар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

http://bugulma.tatar.ru/file/bugulma/File/Programma%20na%202014-2022g.%20(v%20novoj%20redakcii).pdfredakcii).pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International