Линар Закиров шәһәр һәм районның төзелеш мәйданчыкларында булды

2020 елның 16 мае, шимбә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров чираттагы тапкыр районның ремонт һәм төзелеш объектларында булды. Маршрутын ул ремонт таләп ителгән Таллы Бүләк авылы мәдәният йортыннан башлады.

Таллы Бүләк авылында мәдәният йортының тышкы ягы җимерелә башлаган. Бина эчендәдә хәлләр яхшы түгел. Бина һәлакәт хәлендә. Чама белән 3 800 квадрат метр мәйдан ремонтка мохтаҗ. Кайчандыр бу мәдәният йорты өлкәннәр һәм балалар арасында мәдәни тормыш кайнап торган аралашу үзәге булган. Биредә авыл халкы үзләренең ялларын уздырган, иҗади сәләтләрен үстергән, яңа талантлар ачылган.

Авыл халкысан ягыннан елдан-ел арта бара. Сәбәпләрнең берсе – авылның шәһәргә якын булуы. Бүгенге көндә Таллы Бүләк авылында 500дән артык кеше яши. Объект мәдәният йортын реконструкцияләү программасына кертерлекме, әллә яңа мәдәни үзәк төзү сораламы икәнлеген ачыклау өчен карала.

Шәһәрнең “Кораблик” объекты үз йөзен тулысынча үзгәртәчәк. Тукталыш павильонында фасадны реконструкцияләү планлаштырылган. Эшлекле сәфәр барышында шәһәр мэры бинаның булачак күренеше белән шәхсән танышты. Фасадның үзгәрүен “1нче мәктәп” тукталыш павильоны да көтә.

5нче “Кояшкай” балалар бакчасы тиздән  исеменә җисеменә туры килеп торырлык объектка әйләнәчәк. Биредә төзүчеләр фасадны, түбәне, тәрәзәләрне, идәннәрне һәм инженерлык коммуникацияләрен яңартачаклар. План буенча ремонт башка мәктәпкәчә учреждениедә дә бара. Төзүчеләр 11нче “Очкын” балалар бакчасында тулы куәткә эшлиләр. Биредә ремонт эшләре ашханә бинасында да үткәреләчәк.  

Ленин мәйданында шәһәр үзәге активының икенче чираты буенча эшләр башкару планлаштырылган. Линар Закиров биредә дә эшнең барышы һәм урында гына хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләр белән танышты.

Шәһәр башлыгы гражданнарның мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмый. Гражданнарны соңгы кабул итүдә Линар Закировка бөгелмәле бер ханым металл гараж урынындагы җир участогын рәсмиләштерергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Аның мәсьәләсе урында килештерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International