Бөгелмә районында никахларны тантаналы рәвештә теркәү яңартылды

2020 елның 16 мае, шимбә

2020 елның 12 маеннан Татарстан Республикасы ГХАТ органнары гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча дәүләт хезмәтләре һәм юридик әһәмиятле гамәлләрне башкара башладылар.

ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гражданнарны кабул итү дәүләт хезмәтләре порталы аша, шул исәптән телефон аша да, билгеләнгән эш режимы һәм эпидемиологик иминлекнең барлык чараларын үтәп, алдан язылу буенча башкарыла башлады.

2020 елның 15 маенда - Халыкара гаилә көнендә Бөгелмә районында беренче никах теркәлде, тантана пандемия шартларында барлык эпидемиологик чараларны үтәп, тантаналы шартларда үтте.

Ирле-хатынлы Маргарита һәм Николай Вацковларга озын һәм бәхетле тормыш, гармония, бәхет һәм мәхәббәт телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International