Татарстан колледжларына көндезге бүлектә укуны яңартырга рөхсәт иттеләр

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары 19 майдан укуны өлешчә көндезге форматта дәвам итә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта илдә һәм республикабызда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне регламентлаучы норматив-хокукый актлар нигезендә, вирустан саклану буенча тиешле процедуралар һәм чараларны үтәгән очракта, урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыту процессын өлешчә көндезге режимга күчерергә рөхсәт ителә», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта искәртүләренчә, һөнәри белем бирү оешмасы «белем бирү программаларының аерым структур өлешләре» өчен көндез укыту процессын яңадан башлау турында үзе карар кабул итә. Бу очракта муниципаль берәмлектәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алырга һәм барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәргә кирәк.

«Бүгенге көндә остаханәләрдә, лабораторияләрдә һәм җитештерү участокларында студентлар тарафыннан турыдан-туры үтәү таләп ителгән практик эшләрне үткәрү мәсьәләсе кискен тора», - дип искәрттеләр ведомствода.

Техникум һәм көллиятләр өчен уку елы 30 июньдә төгәлләнәчәк. Кабул итү кампаниясе, гадәттәгечә, 1 июньдә башлана.

  • 19 марттан һөнәри белем бирү системасында укыту процессы дистанцион формада үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International