Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

2020 елның 28 маенда, хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International