Бөгелмә муниципаль районы аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керешергә әзер

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Массакүләм азык әзерләү алдыннан, Бөгелмә районының эре хуҗалыкларында җәмәгать терлекчелеге өчен азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр, анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Комиссия составында республика һәм җирле белгечләр бар иде. Алар эре мөгезле терлекләр өчен сусыл азык саклау өчен сенаж траншеяларының әзерлеген дә тикшерделәр. Терлек азыгы җыю комбайннарына аерым игътибар бирелде. Механизаторларда таныклыкларның гамәлдә булу срокларын, шулай ук автоүлчәүләрнең төзеклеген, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне, ТИБ һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажларның расланган инструкцияләре һәм журналлары, шулай ук янгын сүндерү җайланмалары һәм аптечкалар булуын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International