Татарстанда 2020 елның язгы урман культуралары сезонын төгәлләделәр

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

«Экология» милли проекты кысаларында Татарстанда 2020 елның язгы урман культуралары сезонын төгәлләделәр. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

2020 елгы язгы урман культуралары сезоны тәмамлану ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы урман хуҗалыклары тарафыннан ирешелгән түбәндәге нәтиҗәләр белән билгеләнде. Урман үрчетү 102,6 га мәйданда башкарылган, урман торгызу - 2254,8 га, шул исәптән 2152,2 га урман культуралары кабат утыртылган. Шуның белән бергә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1934 га мәйданда саклагыч урман утыртмалары салынган, 2578 га мәйдан урман культуралары белән тулыландырылган, ә 18 га урман питомникларында орлыклар чәчелгән. Табигый һәм катнаш урман торгызу эшләре җәен һәм өлешчә көзен башкарылачак. Шул вакытта ук урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кырларны саклаучы урман утыртмаларында сайлап алып кисү дә үткәреләчәк. 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү, урман культураларын өстәү, киләсе ел культурасы өчен туфрак әзерләү һәм 30,9 миллион данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International