Үзәк сайлау комиссиясендә яңадан төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерләнә башладылар

2020 елның 22 мае, җомга

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала.

Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек башланачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырды.

Карар «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм уздыру гамәлләрен башлауга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында» кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала. Шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны башлаячак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны соңрак вакытка күчерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International