Һәр елны май аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән. Беренче акцияләрне оештыручылар СПИДтан үлүчеләрне искә алу белән бер үк вакытта исәннәренә ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә әлеге максатлар алгы планга куела. Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәркемгә ВИЧтан беркемнең дә иминиятләнмәгән булуны аңлатуны да күз уңында тота. Зәйдә ВИЧ-инфекция йөртүче 97 кеше яши. Зәй туган як тарихын өйрәнү музее әлеге дата уңаеннан "СПИДка каршы бергәләп" дип исемләнгән акция үткәрде. Акция кысаларында шһәр урамнарында листовкалар таратылды.