Төзелеш мәсьәләләре - башлык контролендә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең төзелеш мәйданчыкларында эшләрнең барышын тикшерде. Моннан тыш, урыннарга да чыкты - социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча.

Юлларның торышы - кискен мәсьәлә. Быел ремонт программасына Димитров һәм Садовая урамнары кертелгән. Чираттагы тикшерүне Линар Закиров "Подстанция" микрорайоныннан башлады. Бөгелмәдә юлларны ел саен ремонтлыйлар, әмма эш күләме турыдан-туры финансларга бәйле. Ә алар, кызганычка каршы, җитми. Шәһәрдә генә дә 280 км юл исәпләнә. Бөтенесен берьюлы ремонтлау мөмкин түгел. Подрядчылар да һәрвакыт намус белән эшләми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International