Табиб хезмәтенә караганда да мөһимрәк һәм җаваплырак булган башка бер эшне әйтүе кыен. Ак халатлы кешеләр һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Ә хәзер аларның үзләренә дә ярдәм кирәк вакыт.
Бөгелмә җитештерүчесе – TRIS компаниясе – пандемиянең беренче көннәреннән үк “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” оешмасына ярдәм күрсәтә. Компания вәкилләре сәламәтлек саклау учреждениеләренә үзләре җитештергән антисептик эремәсен бушлай тапшыралар һәм моны атна саен эшлиләр.
“Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рим Әмиров ассызыклаганча, медиөина хезмәткәрләренә күрсәтелә торган ярдәмнең пандемия шартларында әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
– Без ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә дә без бик рәхмәтле. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар – бүген алгы сызыкта, аларны саклау бүген төп бурычларның берсе булып тора, – дип басым ясап әйтте ул.