Бүген Россиядә китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең Үзәк китапханәсендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.
«Китап бите кыштырдавын һәм аның исен бернәрсә дә алыштыра алмаячак. Кәгазь китаплар белән бернинди гаджетны да чагыштырырлык түгел. Без китап укып үстек, китаплар аша үзебезне һәм дөньяны таный алдык. Эшегез өчен зур рәхмәт сезгә», - диде мэр, китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Сәфәр барышында Бөгелмә районы башлыгы бүләкләр тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Бистәара үзәк китапханә» мәдәният учреждениесе директоры Наилә Шәрәпова бүләкләнде. ТАССРның 100 еллыгына багышлап, медальләрне Подгорный авыл китапханәчесе Людмила Поповага, Зеленая Роща авыл китапханәчесе Ирина Ишковага һәм Прогресс авыл китапханәчесе Миләүшә Минихәировага тапшырдылар.