«Путин ун меңен» түләүгә Татарстан 6,4 млрд сум акча алачак

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә яңа федераль түләү алу өчен Татарстанда 297 мең гариза бирелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Яңа түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга каралган. Бу түләү 640 меңнән артык балага кагыла. Бүгенге көндә 297 меңгә якын гариза кергән. Россия Федерациясе бюджетының гаять зур чыгымнары 6,4 млрд сум тәшкил итәчәк», - диде ул.

РФ Президенты 2020 елның 12 маенда өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан итте. Түләү гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча 2020 елның июненнән гамәлгә ашырыла. Гаризаны Россия Пенсия фонды сайтында «шәхси кабинет» аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырып була. Шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International