Бөгелмәдә “Эковесна-2020” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүләкләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов тапшырды.

Экологик-агарту чараларын үткәрү максатында санитар-экологик икеайлык кысаларында “ЭКОВЕСНА” республика конкурсы үткәрелде. Конкурс 2 этапта узды. Беренчесе - район дәрәҗәсендә. Район этабында җиңүчеләр акциянең икенче этабына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрелде. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

«Иң яхшы мәктәп» номинациясендә 5нче мәктәп җиңү яулады. «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - 9нчы «Колобок» балалар бакчасы. «Иң яхшы предприятие» дип «Бөгелмә-Сервис» ҖЧҖ компаниясе танылды. «Иң яхшы гаилә» - Петровлар гаиләсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International