ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөгелмә районында булды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөгелмә муниципаль районына эш визиты белән килде. Муниципаль район башлыгы Линар Закиров белән бергә ике социаль әһәмиятле объект – үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге һәм А. Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәге реконструкциясенең барышы белән танышты. Моннан тыш, ТР премьер-министры урынбасары шәһәр мэриясендә иң мөһим социаль мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.

Кайбер конкрет юнәлешләр – “COVID-19” буенча хәл, бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны оештыру һәм үткәрү, шулай ук балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Белешмә өчен: Хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге 1993 елда төзелгән. Быел төзүчеләр 153 миллион сумнан артык суммага капиталь ремонт ясый башладылар. Бүлектә 11 койка эшли, тагын 20 койка-урын булдыру планлаштырыла. А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. 2018 елда, “Марш-2018” архитектура воркшопы кысаларында, яшь архитекторлар балалар лагерен реконструкцияләү концепциясен эшләделәр.

2019 елның июнендә “2019-2021 елларда балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча комплекслы республика программасы” кысаларында, капиталь ремонт башланды, биналарның фасадларын һәм түбәсен реконструкцияләү эшләре башкарылды, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системасы, шулай ук ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылды. Ашханәдә технологик җиһазлар яңартылды. Учреждение территориясенә керү юлларына яңа асфальт түшәлгән. Капиталь төзелеш кысаларында өч объект – 100 урынга исәпләнгән клуб, медпункт һәм контроль-тикшерү пункты төзелде». А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәге 160 урынга исәпләнгән, шуларның 36сы –физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International