Акция кысаларында Татарстанга 3850 китап китерелде. Аларның бер өлеше төбәкнең сигез муниципаль берәмлегенең авыл китапханәләре киштәләрендә булачак. Бу Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар, рус классиклары әсәрләре һәм заманча авторларның прозалары, балалар өчен басмалар. Бөгелмә китапханәләренә 500 китап җибәрелгән.
"Яшьләрне тәрбияләүгә ярдәм итә торган бик яхшы һәм кирәкле акция, чөнки китаплар тикшерелгән фактларның иң ышанычлы чыганагы булып кала. Ә китапханә - ул чын мәдәният учагы, уку сөючеләрне берләштерүче үзәк. Китапларның барысы да китап киштәләрендә үз урынын алачак һәм үз укучысын табачак”, - диде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.