ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге (Татарстан) хәбәр иткәнчә, талпаннарның халыкка һөҗүм итүчәнлеге арту белән бәйле рәвештә, Бөгелмәдә талпаннарның кадалуы уңаеннан мөрәҗәгать итәргә: Бөгелмә шәһәренең «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ стационары кабул итү бүлмәсенә, 14-Павших ур., 11, тел.: 8(85594) 6-95-00; эш графигы тәүлек буе, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә.
Талпан энцефалиты вирусы белән зарарлануга талпаннарны тикшерү максатларында медицина оешмасы “Башкортостан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Тумайза районара филиалы: Туймазы шәһәре, Лесовод Морозов урамы, 1 йорт; тел.:8 (34782) 7-25-96 белән килешү төзелде. Эш графигы: эш көннәре 9:00 дән 17:00 гә кадәр, шимбә һәм бәйрәм көннәре - 9:00 дән 13:00 гә кадәр, якшәмбе - ял көне.
Талпан кадалып зыян күрүче хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән вакытта, талпан чыгарыла һәм тикшеренүгә җибәрелә. Талпан булмаган очракта, зыян күрүчегә талпан инфекцияләрен профилактикалау максатында, талпанга каршы иммуноглобулин кертелә һәм 21 көн эчендә медицина күзәтүе билгеләнә.