Коронавирус инфекциясе һәм хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары буенча вәзгыять турында

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында коронавирус инфекциясе очраклары теркәлмәгән.

Әмма, алдагы атна белән чагыштырганда 3,4 тапкырга (19 һәм 65 очрак) хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы арту күзәтелә. 

Барлык гражданнарга, бигрәк тә риск төркеме затларына (өлкәннәргә, хроник авыруларга) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр кыскартырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, үз-үзеңне начар хис иткән вакытта өйдә калырга һәм медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия номеры 8-800-222-59-00 (көн саен 7.30 дан 20.00 гә кадәр) яисә тәүлек буе (843) 231-20-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International