Бөгелмә муниципаль районында бүген 78 сайлау участогы эшли. Һәрберсендә УИК рәисе һәм әгъзалары, иҗтимагый күзәтүчеләр, волонтерлар бар. Сайлаучыны тавыш бирү процессына керткәнче, урна һичшиксез пломбаланган булырга тиеш һәм моны иҗтимагый күзәтүчеләр катгый күзәтеп тора.